Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи онлайн

Җир үзе дә, тузан бөртеге.

Бер ноктасы күктә җемелдәүче,

Бер йолдызлы кояш төркеме.


Күккә карап ниләр күреп була,

Барысы да – йолдыз кешегә.

Кешелекнең бөтен галимнәре,

Тиңләшә алмый җиһан эшенә.


Ераклыклар… яктылыклар елы,

Акыл җитә алмый аңларга.

Фаразларның төрлеләрен тезеп,

Тырышалар безне алдарга.


Космос диләр, болыт түбәләрен,

Этләр очып кайтты бер сәгать.

Ракеталар күктә була алу,

Суда йөзгән кебек, бер гадәт.


Кем үлчәгән галәм киңлекләрен,

Кемнәр аны бераз чамалый.

Дәлилләр дә, фараз белән бергә,

Фәнгә гел ышану ярамый.


Без судагы гади балык кебек,

Суы да аның сай һәм кечкенә.

Җавапны да безгә бирә ала,

Аллаһ дигән бөек көч кенә.

Диванпәрвәр

  • Яңа пәрвәрләр туалар,
  • Пәрвәрләрнең пәрвәре.
  • Кинжаллардан да көчлерәк
  • Диваннардан бәргәне.
  • Яңа һөнәр, бик табышлы,
  • Ата …«жиңә» барысын.
  • Иснәмәсә дә сугышның
  • Бер тапкыр да дарысын.

Дөнья киңлекләрен айкый,

Диванда пәрвәрләре.

Цифрлашкан акылмы ул,

Диван… а пәрвәрләре.

  • Сүгә, тибә, сугып ега,
  • Егылучы табыла…
  • Жыелучылары күпме,
  • Шундый диван… янына.
  • Каты «сугыша» пәрвәрләр,
  • Түзсен диваннар гына.
  • Кеше күңелендә кала…
  • Башка сыйганнар гына.

Кирәге юкта шикелле,

Ул пәрвәрләр диванга.

Яткан килеш – алар эше,

Пәрвәр итеп куйганга.

Дога көтеп

  • Дога көтә солдат яу кырында,
  • Иптәшләре өчен үтенеп.
  • Үзе түгел, алар җаны диеп,
  • Күз яшьләре китә сөртелеп.
  • Җан ачысы ишетелә кебек,
  • Безгә ерак булган җирләрдән.
  • Ишетелми кебек, ихтибар юк,
  • Бәйрәм вакытлары килгәннән.
  • Оекбашлар саклый алыр микән,
  • Ихлас күңелләрдән бәйләнеп.
  • Бар гамәлләр, әгәр тормасалар,
  • Догаларга алар әйләнеп.
  • Алар кайтыр, бик күпләре кайтыр,
  • Исән имин килеш әйләнеп.
  • Ул вакытта инде була ала,
  • Бәйрәм эчләрендә әйләнеп.
  • Бүген солдат, ята окопларда,
  • Космик көчләр hава гизсә дә.
  • Күпме яра, кайтмас югалтуны,
  • Көткән җаннар кабул итсә дә.
  • Күрми калу ул сукырлыкмы сон,
  • Әллә җинәяткә якынмы…
  • Читкә карау сиңа тимәс диеп,
  • Аңламыйча әфәт якынны.

Дәүләт ханә

  • Клубта бар, мәчете дә тора,
  • Кирәк була берсен сайларга.
  • Уңай вакыт акыл яңартырга,
  • Рамаданда – изге айларда.
  • Җырлаганнар дога була алмый,
  • Биегәннәр булмый намазлар.
  • Тамашалар туктый вакыт җитеп,
  • Ишетелгән чакта азаннар.
  • Алыштырмый алар гыйбәдәтне,
  • Тамашада дога кылмыйлар.
  • Дога урынына клуб сайлап,
  • Инде ихлас мөэмин булмыйлар.
  • Мәчет сүтеп клуб салынды бит,
  • Биздерергә диннән кешене.
  • Кем ышана икесе бер диеп,
  • Дини бәйрәм клуб эшеме.
  • Иман сүзе каян килә алсын,
  • Шайтан туе булган җирләргә.
  • Иң беренче түбәтәйне салып,
  • Дин сүгәргә яшьләр килгәнгә.
  • Түбәтәйләр калды сәхнәләрдә,
  • Татар булып бераз калырга.
  • Сәясәте калды элеккечә,
  • Көч җитсә дә мәчет салырга.
  • Рамаданда клуб «яллар итә»,
  • Кемдер бәлки «ифтар» үткәрер.
  • «Тыелып та торыр, сабыр итеп»
  • Рамадан ае үткәнен.
  • Башы аның шулай башланган,
  • Клуб салып динне тыйганнар.
  • Дәүләт ханә… анда чара ясый,
  • Үзен диннән өстен куйганнар.