Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи онлайн
- Күркәмлеге очырашулар өчен,
- Беренче сүз, булса сәләмнәр…
- Бисмилләһи – Аллаһ исеме белән,
- Башланадыр, савап гамәлләр.
- Беренче сүз фикереңнең башы,
- Ә ниятең, аның эчендә.
- Ихлас күңел була алу кирәк,
- Сүзләреңне әйтер өчен дә.
- Яхшы эшләр, яхшы кәеф белән,
- Матурлый ул кеше арасын.
- Күрсәткәндәй юлчы кузгалганда,
- Кая таба юллар барасын.
- Начар кәеф, холык, фигылләрең,
- Онытылып торыр ул мизгель.
- Җылы хисләр яшерелә алмый,
- Кеше күңелләре бик сизгер.
- Бисмилләһи – сүзнең кыйбласы,
- Ниятләрнең изге татлысы.
- Аллаһ ризалыгы өчен булган,
- Гамәлләрнең бары яхшысы.
Бозык ризык
- Мактанырга кирәк микән,
- Кемнәргә, ниләр өчен.
- Әллә ниләр майтарырга,
- Житә дип, минем көчем.
- Начар яклар, берәр вакыт…
- Ошый микән кемгәдер.
- Әй, алары баштан ашкан,
- Кабатлана көндә дер.
- Начарлыкны кыласың да,
- Яхшы диеп, яклыйсың.
- Начарлыкка начарлык дип,
- Үз үзеңне аклыйсың.
- Бозык ризык шикелле,
- Табыннарга куйганда.
- Юмартланып начар белән,
- Ник алайса сыйларга.
- Бер күңелдән барысы да,
- Яхшысы, начарлыгы…
- Шундый күңелләрдә була:
- Кешеләр качарлыгы.
Болганчык еллар
- Болганчык еллар заманы,
- Үткәнсез, киләчәксез.
- Ахыйрәтткә күчкәнче әллә,
- Җаваплар бирәчәкбез…
- Ялгышмадык, адаштык без,
- Үз теләгебез белән.
- Җәен, кышын, язын, көзен,
- Гел теләп яшел үлән.
- Әллә кемнәргә ышанып,
- Атлам саен алданып.
- Бәхетне тапмакчы булып,
- Дошман-дуска ялланып.
- Кыйбланы аңласак та,
- Ул якка карамадык.
- Саваплы диеп әйтерлек,
- Бер эшкә ярамадык.
- Болганчык суда балыкны,
- Барыбер тота алмадык.
- Су болганчык… ә балыгы,
- Булмаганын, аңладык.
- Болганчык еллар, су кебек,
- Исраф булган вакытлар.
- Бер генә начар ягы бар,
- Төзәтергә вакыт тар.
Бу ни була… Әәмин?
- Ни аңлата мондый куллар…
- Кемдер әйтә «амин» ди.
- Кешеләр шулай куя бит,
- Интернеттан карыйм ди.
- Кемнәр шулай «гафу» сорый,
- «Зинахар» дип ялварган.
- «Дога» укый кемнәр шулай,
- Андый булган… җаннар бар.
- «Дөрес» диеп дәлилләүне,
- Кемдер шулай күрсәтә.
- Ничә тапкыр кую белән,
- Саннар белән үлчәтә.
- «Йога да» ул кемнәр өчен,
- Ялгыз, тыныч калганда.
- «Бир бишне» дип шап иттереп,
- Сәләмләшеп алганда.
- Беләбезме нигә шулай,
- Тотабыз да «чәпәйбез.»
- Асылларын аңлый алмый,
- Һаман җирдә… яшәйбез.
Галәмдә
Кая безнең урын бу галәмдә,