Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи онлайн

  • Әллә нинди серләр яшерелгән,
  • Элекләрдән килгән базар көн.
  • Халык жыеп чукындыру өчен,
  • Чиркәүләрдә чаңнар кагар көн.
  • Якшәмбене ял көннәре итеп,
  • Жыелышып гәпләр сатар көн.
  • Мунча ягып, гает бәйрәмедәй,
  • Кәеф сафа кылып ятар көн…
  • Кемдә нинди товар бүлешергә,
  • Кемнәр ала, кемнәр саталар.
  • Атналарның ярминкәсе булып,
  • Башлык, башмак, киез каталар.
  • Берәү карап йөреп тәмен таба,
  • Сатар өчен, күпме әйбер ята.
  • Бар булганы тышка чыгарыла,
  • Кәсеп итеп, хәттә ярык сата.
  • Бүгенгесе ничек, ниндиерәк…
  • Базар көне, хәзер атна буе.
  • Товар үзгә… сату-алу гөрли,
  • Сыерлар аз, ләкин сөтләр «куе».
  • Динен, телен, илен, жирен, үзен,
  • Матур иттереп, төреп сата.
  • Әрвахларда ахыры, кайгыларда,
  • Сатканнарны белеп, күреп ята.

Батырлар…

  • Батырлыкка авырлыклар кирәк,
  • Яулар булса, туплар атырлар.
  • Исәннәре окопларда калыр,
  • Батырларны алып кайтырлар.
  • Барысында батыр дияләр дә,
  • Батыр исемнәре бирмиләр.
  • Онытыла …кирәк вакытлары,
  • Алларында башлар имиләр.
  • Солдат кирәк яулар вакытына,
  • Кулда чакта утлы кораллар.
  • Язмышлары кайчан солдатның,
  • Кайчан гына бөек була алган.
  • Гади солдат, гади халык улы,
  • Алар өчен төрле медальлар.
  • Солдат белән солдат атышмыйча,
  • Кемнәр кайчан яуда җиңә алган.
  • Солдат батыр-солдат булган өчен,
  • Якын булган өчен дошманга.
  • Үз иреге белән беркем үлми,
  • Җанын бирә, иле кушканга.

Башлы кеше

Башлы әйтә: Мин бик мактанмыйм,

Мактаганнардан сакланмыйм ди.

Хурлаучылар өчен мин җүләрмен,

Мактаучылар булса түзәрмен ди.


Байлыгым да шактый чамалы,

Алып булмый гел дә яңаны ди.

Үткәрәмен җәен арба җыеп,

Ремонтлап кышын чананы ди.


Кеше кебек яшәп була мени,

Җитмеш төрле була кешеләр ди.

Үз эшеңне мәңге таба алмый,

Гел кызыксаң кеше эшенә ди.


Үткән гомер мактанырлык түгел,

Начар белән яхшы буталган ди.

Утыртканнар сирәк мирәк булып,

Чупләр белән бергә уталган ди.


Мактанырга… акыл белән була,

Соңлап килеп кунак булганга ди.

Үз юлыңны таба алмый калган,

Бер гөнахсыз дурак булганга ди.

Без бергә!

  • Дөньялар үзгәрә,
  • Әй халык, берләшик.
  • Җыелыйк, җыелыйк,
  • Бер булып гел яшик.
  • Гасырлар дәлилли,
  • Таркаулык җиңгәнне.
  • Онытмыйк ирек дип,
  • Җаннарын биргәнне.
  • Таркаулык югалсын,
  • Мәңгегә тапмаслык.
  • Язмышлар шундый дип,
  • Кайгырып ятмаслык.
  • Таңнарда шикелле,
  • Офыкта, вакытлар…
  • Бердәмлек җиңәрлек,
  • Вакыт бар, вакыт бар.
  • Без диеп дәшәрлек,
  • Горурлык – халкым бар.
  • Уйлар һәм максатлар,
  • Булсыннар якыннар.
  • Без, без, без дидек
  • Без халык бит югалмабыз,
  • Бетсәк тә таралышып.
  • Чаралар булганда гына,
  • Йөрмәсәк аралашып.
  • Олы кайгы килгәч кенә,
  • Очрашулар калмаса.
  • Күрешү, нияттә булсын…
  • Һәр кем шуны аңласа.
  • Отчет түгел, ә истәлек,
  • Видеолар, сүрәтләр.
  • Үз бәйрәмең күңелләрдә,
  • Сакланулар кирәкләр.
  • Телсез, илсез, динсез үскән,
  • Буыннарны ни көтә…
  • Васияткә киләчәкне,
  • Кемнәр соң бүләк итә.
  • Балаларның анасы бар,
  • Ананың бар баласы.
  • Ата ананың тырышлыгы,
  • Баласында каласы.
  • Халык, милләт бердәмлек ул,
  • Яши белү бер булып.
  • Чәчәкле болын шикелле,
  • Йә булмаса, гөл булып.
  • Сүнмәсен иде учаклар,
  • Буыннарны жылыткан.
  • Кемнәр диеп аталырлар,
  • Булганнарын оныткан.
  • Бер дулкын ул, хисләр бердәмлеге,
  • Бергә кыла торган гамәлләр.
  • Араларда бушлык булмаганда,
  • Бирә, ала торган сәләмнәр.
  • Кыйбылалар, уртак була икән,
  • Бердәм икән, теләк уйларың.
  • Чуарланмый, дөнья эше белән,
  • Максат итеп алга куйганың.
  • Бер дулкын ул, авырлыклар аша,
  • Бердәмлекне тоеп, атлаулар.
  • Кимсетүгә дучар булулар да,
  • Хокукларны бергә яклаулар.
  • Чиребездән, олы таркаулыктан,
  • Дәва табып аннан арыну.
  • Дулкыннарны бердәм тояр өчен,
  • Бер көймәдә бара алыну.
  • Бер дулкында, бердәм тибәр йөрәк,
  • Ерагаер, булган ялгышлар.
  • Сынауларда бергә була алсак,
  • Яфаламас ялгыз язмышлар.