Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи онлайн
- Иман белән яшәгәндә,
- Җирдә татар әрәм булмас.
- Татарларны яратмаган,
- Бер генә дә әдәм булмас.
- Дошманнарны… чутламасак,
- Ерак булсак, без алардан.
- Аллаһыга сыенганда,
- Чыкмасларда үз арадан.
- Көтү булып яшәгәндә,
- Табылмасмы көтүчеләр.
- Бар көтүне сатып, яулап
- Үзенеке итүчеләр.
- Яратуны… аңламагач,
- «Ай-лав-ю» лар онытылар.
- Күктә хәзер таралучы,
- «Син-кол-син"нәр болытыдыр.
- «Мин-кул-шул"лар яңа буын,
- Алыштырмас татарларны.
- Иман көче җыя алсак,
- Җиһан белер татар барны.
- Аллаһ юлы җиһад булыр,
- Кырашлары – утлар атар.
- Утлы караш күреп дошман,
- Егылырда, тормас, ятар.
- Бер Ул хуҗа иманлыга,
- Көтүчеләр, хуҗа түгел.
- Кыйбласыз – без көтүдә,
- Менә шундый «нуҗа» бүген.
Беренче класстан…
- Без бит әдәм балалары…
- Әллә ниләр кайчак эшлибез.
- Төрле ризыклар пешерәбез…
- Ә үзебез һичтә «пешмибез».
- «Беренчедә» генә калган кебек,
- «Икенчегә», һаман күчмибез.
- Хәрефләрне белеп бетереп,
- Китаплардан белем эчмибез.
- Укытучы сүзен, ишетмибез…
- Өй эшләрен кайчан эшлибез?
- Әлифбаны тотып карыйбыз да,
- «Туган тел"гә һаман күчмибез.
- Бер шигырь дә һаман ятламыйбыз
- Гади мисал… чишә алмыйбыз.
- Каникулда …үтә уку елы…
- Мәктәпкә дип никтер бармыйбыз.
- Укучылык – гыйлем алулар ул,
- Яшь вакытның якты эзләре.
- Дөньяныңда бәракәтен тоеп,
- Аның диңгезендә йөзгәне.
- Без беренче класс балалары,
- Якын итеп шундый ярлыкны.
- Күчми калган укучылар кебек,
- Гомерлеккә утырып калдыкмы.
- Алга таба юллар ачыла бит,
- Таүге адымнарны атлагач.
- Кыен була алга баручыга,
- Өмет гөле чәчәк атмагач.
- Әнә кояш кабат күтәрелә,
- Ә нурлары – безгә карашы.
- Күтәрелеп карап, аңлыйсы да,
- Яктылыкка таба барасы.
Бетмәс теләк
- Теләк арты теләк туа,
- Ник шулай тибә йөрәк.
- Гомер юллары барыла,
- Теләкләреңне сөйрәп.
- Запас түгел, лапас түгел,
- Кайдан, нигә ул теләк.
- Алдавыч байлыклар кебек,
- Бушый алмаслык келәт.
- Бураннар да маяк түгел,
- Юлларны куймый көрәп.
- Чокыр казып, күмү өчен,
- Әллә шундый бер көрәк.
- Гөнаһ кебек, оят булып,
- Күпмесен булмый сөйләп.
- Моңнар, жырларга ошатып,
- Уйланып, булмый көйләп.
- Булган барсын күтәрергә,
- Түзмәс кебек беләкләр.
- Димәк шулай яратылган,
- Яшәү өчен кирәкләр.
- Теләк белән хыялларны,
- Буташтырып куюмы.
- Хыялларга күмә торган,
- Теләкләрдән туюмы.
- Әллә гади бер сыналу,
- Үлчәргә нәфесләрне.
- Асылы булган – күңелне,
- Күрергә, кәсепләрне.