Читать книгу Еллар бүләге. Шигырь 12 том. Стихи онлайн
- Вакытында кирәк сабыр булу,
- Кайвакытта, була ашыгырга.
- Үткәндәме, гомер юлы инде,
- Булгандамы, яки башыгына.
- Кайвакытта, кайсын сайлап була,
- Туры килсен өчен халәткә.
- Ялгышмаска үз гаебең белән,
- Бәйле булып, гамәл – сәбәпкә.
- Бозмый калып тормыш кануннарын,
- Эзләмичә җиңел юлларны.
- Таба алып, әрәм шәрәм итми,
- Сиңа гына, тиеш булганны.
- Гыйлем аша, таба алып юлны,
- Бара алып, шиккә төренми.
- Ышанычлы булып юлдашларың,
- Хыялларың калып, сүрелми.
- Бер үтәсе юллар барысыда,
- Кабатлаулар мөмкин түгелләр.
- Киләчәктә буласыларын бит,
- Башлап була әле бүгеннән.
- Ул хаталар, гомер бетмәсәдә,
- Төзәтергә, hаман вакыт бар.
- Әйтелгәнчә зирәк мәкалдә:
- «Ятып калганчы, син атып кал»
Ашыгу
- Ашыгуның асылында ни соң,
- Кемнәр белә, кемнәр аңлата.
- Кеше туктый алыр иде микән,
- Кая ашыкканын аңласа.
- Ашыгабыз, башта үсәр өчен,
- Олы кеше тизерәк булырга.
- Хыялларда булган кебегерәк,
- Искитәрлек тормыш корырга.
- Белмәгәннәр – алда бихисапка,
- Өйрәнергә кайчак ашыгабыз.
- Кайвакытта тәртәләрдән чыгып,
- Ашыгулар белән шашынабыз.
- Дөнья байлыклары кызыктыра,
- Жыеп калмак булып, ашыгабыз.
- Хәерчелек кочып алган кебек,
- Булмаганга матур машинабыз.
- Өлгерүләр күберәк тоелса да,
- Эш рәте булмый ашыкканда.
- Ризыкның кадерләре кими…
- Юылмыйча кала кашыклар да.
- Язмыш юлы гамәл чакырымнары,
- Аңлашылмый кала үткәндә.
- Көрсенәсең «шулай икән» диеп,
- Соңгы тукталышка житкәндә.
- Ашыксаңда кояш чыгышына…
- Ахшам көтә сине, зарыгып.
- Ашыгулар – егылулар кебек,
- Тормыш юлларында арылып.
Багышладым
- Тоя башлаганга микән бераз,
- Гомеремнең агып баруын.
- Аңлаганга, бәлки вакыт юлы,
- Кая таба алып баруын.
- Артка карыйм борылып еракларга,
- Миңа кадәр хәттә булганга.
- Хисабларга әзерләнгән кебек,
- Уйлар белән күңел тулганда.
- Югалтмыйча калган минутларны,
- Исрафларга һичтә калдырмый.
- Онытылса буын үткән юллар…
- Кадер белә торган җан булмый.
- Гомер юлы эзе сызыклары,
- Уч төбендә калса йомылып.
- Гыйлем өчен җиргә килә алып,
- Зыяларга… китәр узылып.
- Калган вакыт белмим җитәрме,
- Нинди эшкә, нинди гамәлгә.
- Тауларныда күчерә алулар бит,
- Сизелмәслек була галәмдә.
- Ихласлыкка күчә алу юлы,
- Гамәлләрдә… барлык уйларда.
- Язмышның без җылы кочагында,
- Нигә аның белән уйнарга.
- Ризалашу… булган, биргәненә,
- Тырышу өчен… бар бит кушканнар.
- Оят булыр …әгәр онытылса,
- Мәңгелеккә күлмәк ыштаннар.