Читать книгу Ак карларда ак розалар онлайн

Сагыш күлләрендә йөзә-йөзә,

Кич була да, тагы таң ата.


Бар тормышым тулы бәллүр бокал,

Синсез ишетелми тик чыңы.

Бармы соң доньяда “Син” дигәнем-

Мәхәббәтнең иң саф, иң чыны?


Бер алманың ике яртысы


Йөрәк тибешләрең кабатлана

Йөрешендә минем канымның.

Синең өчен кирәк булса әгәр,

Әзермен бирергә җанымны.


Кушымта:

Бер алманың ике яртысы без,

Бер язмышны уртак бүлгәнбез.

Мин синеке, син минеке булып

Яшәр өчен җиргә килгәнбез.


Синнән башка ничек яшәгәнмен

Күз алдыма китерә алмыймын.

Бәхетемнең нинди зур икәнен

Әле булса аңлый алмыймын.


Минең бәхет тора синнән, җаным,

Синең бәхет минем кулымда.

Саклыйк күңелнең саф хисләрен

Тормышның катмарлы юлында.


Бәхет алмам


Мин эзләдем сине еллар аша,

Меңнәр арасыннан эзләдем.

Сине табарыма, бәхет алмам,

Өметемне һич тә өзмәдем.


Кушымта:

Йөрәгемнең уртасында,

Бәхет алмам син икән.

Син булганда яннарымда

Иң бәхетле мин икән.


Мин эзләдем синең күзләреңне

Йолдызлары янган күкләрдән.

Сине эзләп күпме диңгез кичтем,

Юл калмады минем үтмәгән.


Эзләп таптым бәхет алмасын мин,

Өзеп алдым аны сак кына.

Кулларымда гына йөретермен,

Һич бирмәмен сине ятларга.


Бәхетемә төшкән өлешем

Кайтып киләм йортыбызга,

Тартып торган нуры бар.

Анда гына яңгыраган

Тик без белгән җыры бар.

Син – тормышым кояшы,

Килми сөеп туясы.

Алтыным син, көмешем,

Бәхетемә төшкән өлешем.

Юлга чыксам, син уемда,

Төнен төшкә керәсең.

Син минем йөрәк тибешем,

Килә көн дә күрәсем.

Син булганга дөньям тулы,

Каршы түгел киртәләр,

Син булганда яннарымда

Аяз булыр иртәләр.

Очып кайтам оябызга-

Без кабызган уты бар.

Бер кайда да кабатланмас

Сөю тулы коты бар.


Бәхет өчен шул җитә


Синнән миңа бер ни кирәк түгел,

Бу дөньяда барсың – шул җитә.

Кемдер бер өметсез яратадыр,

Күз – яшь түгеп өзелеп көтә,

Минем өчен син бар – шул җитә.


Синнән миңа бер ни кирәк түгел,

Онытмасаң мине, шул җитә.

Ашыкма бирергә антларыңны-

Алдак вәгъдә бәгырьне өтә.

Онытма син мине – шул җитә.


Синнән миңа бер ни кирәк түгел,

Янымда бул – миңа шул җитә.

Айлы төндә тойсам иреннәрең

Күңелемнән шик-шөбһә китә.

Янымда бул һәрчак – шул җитә.